news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов полицейскийларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга боерды

Рөстәм Миңнеханов полицейскийларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга боерды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә муниципалитетлар җитәкчеләренә эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән тантаналы шартларда котларга кушты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренче чиратта район һәм шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итәм – без мондый бәйрәмне кичә республикада уздырдык. Полицейскийларны Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тантаналы шартларда котладык», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу бәйрәмне бөтен ил бәйрәм итә. Иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү – бик җитди юнәлеш, шуңа күрә тынычлык һәм тотрыклылык саклау – теләсә кайсы территориянең уңыш нигезе», – диде республика Рәисе.

Бу уңайдан Миңнеханов шулай ук, бар кеше дә балаларының һәм үзләренең киләчәге өчен борчылмыйча, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә тели, дип өстәде.

Кичә, 8 ноябрьдә, Татарстан полицейскийларына 55 яңа автомобиль тапшыруларын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot