news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов плей-офф башланыр алдыннан «Ак Барс» белән традицион очрашу уздыра

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Татнефть Арена»да «Ак Барс» хоккей клубы тренерлары һәм уенчылары белән Гагарин Кубогы уеннары башланыр алдыннан традицион очрашу уздырачак.

Исегезгә төшерәбез, республика Рәисе мондый очрашуларны сезонда ике мәртәбә – даими чемпионат башланыр алдыннан һәм плей-офф башланыр алдыннан үткәрә. Өченче очрашу, кагыйдә буларак, медальләр яки лиганың төп трофеен – Гагарин Кубогын яулаган очракта була.

Очрашудан соң Казан командасы медиа вәкилләре өчен ачык тренировка уздырачак, анда команданың тренеры һәм уенчылары уеннар башланыр алдыннан төп сорауларга җавап бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100