news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Питрау бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

Рөстәм Миңнеханов Питрау бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә бүген ТР Мамадыш районының Җөри авылы янында узачак «Питрау» традицион керәшен бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Җөридә традицион «Питрау» бәйрәме узачак. Бу инде соңгы язгы-җәйге милли бәйрәм, башка [мондый] бәйрәмнәр көтелми», — дип искәртте ТР Рәисе.

«Әмма иң мөһиме, Мамадыш районы администрациясе, иминлекне тәэмин итегез. Бик игътибарлы булыгыз! Мин полициягә дә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына да мөрәҗәгать итәм. Анда кеше бик күп булыр дип планлаштырыла – иллеләп мең кеше катнашачак», - диде ул.

«Марина Александровна (Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина – Т-И. иск.), шулай ук [контрольдә тотуны] сорагыз <...> туклану, су», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Керәшен мәдәниятенең «Питрау» XXVI республика бәйрәме Мамадыш районы Җөри авылы янындагы Тырлау аланында узачак. Бәйрәм программасы 16 сәгатьтә башлана, җыенны ачу 18 сәгатькә планлаштырылган. Биредә«Керәшен чибәре — 2024» конкурсының финалы булачак. Бәйрәмнең бюджеты 10 миллион сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot