news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында Милорад Додик белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында Милорад Додик белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Серб Республикасының «Бәйсез социал-демократлар берлеге» партиясе рәисе Милорад Додик белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуны ачып җибәреп, Рөстәм Миңнеханов Милорад Додикка Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләрендәге эзлекле позициясе өчен рәхмәт белдерде.

Республика Рәисе Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы үзара сәүдә күрсәткечләре түбән булуына игътибар итте. «Кызганыч, Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы товар әйләнеше күрсәткечләре түбән дәрәҗәдә. Узган елда сәүдә күләме нибары 447 мең доллар тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot