news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургкта. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

5-7 июньдә Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашачак. Программада 30га якын очрашу һәм килешүләр имзалау планлаштырылган.

«Экспофорум» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы стенды урнаштырылган, диде агентлык әңгәмәдәше.

«Татар-информ» Санкт-Петербургта XXVII Петербург халыкара икътисади форумы башлануын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot