news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында эшли башлады

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында эшли башлады
Фото: Лилия Галимова телеграм-каналыннан

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында эшкә кереште. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез, бүген Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисади форумы башланды. Эшлекле программа чаралары «Экспофорум»да уза һәм 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда 140 илдән 20 мең кеше катнаша.

Татарстан Н павильонына керү урынында милли орнаментлар стилендә бизәлгән стенд тәкъдим итте. Россия-Кытай хезмәттәшлеге турында түгәрәк өстәл форумның тәүге вакыйгаларыннан берсе булды, анда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

РФ Президенты Владимир Путин катнашындагы пленар утырыш 20 июньдә узачак.

Фото: © Лилия Галимова телеграм-каналыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot