Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Петербург икътисади форумында Хакасия Башлыгы белән очрашты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Хакасия Республикасы Башлыгы – республика Хөкүмәте Рәисе Валентин Коновалов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлекнең күп өлкәләрдә үсеш потенциалы бар. Татарлар, хакаслар кебек үк, төрки халык, телләребез дә охшаш», - диде очрашуда республика җитәкчесе.

Ул искәртеп үткәнчә, Татарстан белән Хакасия арасындагы сәүдә-икътисади элемтәләр 2016 елда имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үсә. ТР Хакасиягә КамАЗлар өчен запас частьләр, дизель ягулыгы, бензин, шиннар, азык-төлек сата. Татарстан исә күмер, бентонит порошогы ала.
«Әлегә безнең төбәкара товар әйләнеше бик үк зур түгел – 240 миллион сум гына. Без Хакасиягә йөк автомобильләре, шин продукциясе, халык куллануы товарлары сатуны арттырырга әзер. Безгә уртак эшнең яңа юнәлешләрен булдырырга кирәк», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Миңнеханов шулай ук Татарстанның инвесторлар белән эшләү, эшкуарлыкка ярдәм итү, индустриаль парклар булдыру мәсьәләләрендә коллегалар белән тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын әйтте.
Коновалов, үз чиратында, элек имзаланган килешүнең икътисади мөнәсәбәтләрне активлаштыруын билгеләп үтте. «Хәзер махсус икътисади зона булдыру юнәлешендә эш бара, әлбәттә, Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсе бик файдалы», - диде ул.
Хакасия Башлыгы билгеләп үткәнчә, мәдәниятне һәм традицияләрне саклау (алар ике төбәктә дә охшаш) мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашу мөһим һәм бу эш тә актив алып барыла.
Очрашу ахырында яклар 2025-2027 елларга республика Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз