Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Петербург икътисади форумында Вологда өлкәсе губернаторы белән очрашты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов белән очрашты. Искәртеп узабыз, Вологда өлкәсе стенды Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан стенды белән янәшә урнашкан.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Филимонов Миңнехановка KazanForum икътисади форумында катнашырга чакырганы өчен рәхмәт белдергән. Губернатор хәбәр иткәнчә, ул бу мәйданчыкта сөйләшүләр үткәрүгә һәм килешүләр төзүгә ирешкән.

«Бу безнең өчен ислам дөньясы белән эшләүдә яхшы башлангыч булды», - дип искәртте Вологда өлкәсе губернаторы.
Моннан тыш, ул өлкәдә Татарстан тәҗрибәсен кулланып зур ИТ-парк төзелүен әйтте һәм республикадан резидентлар чакырды.
«Теләсә нинди консультатив ярдәм күрсәтергә әзербез», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Татарстанда эшләнгән электрон сәүдә мәйданчыгын өйрәнергә тәкъдим итте.
«Бу сезнең кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен бик файдалы булачак», - диде Миңнеханов.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз