Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Педагогик кадрларның сыйфатлы әзерлеге – мәгариф системасының төп бурычы
«Педагогик кадрларның сыйфатлы әзерлеге – мәгариф системасының төп бурычы», - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
«Өстенлекле юнәлешләрнең берсе – мәгариф системасы үсеше. 2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Ил Президентының бу карары педагог һәм остазларның җәмгыятьтә югары статусы, аларның эшенең мөһимлеген раслый», - диде Президент.
Ул бүгенге тантаналы чарага үз һөнәренә тугры булган һәм республика үсешенә өлеш керткән укытучылар чакырылганын искәртте. «Хөрмәтле укытучылар, сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт!» – дип мөрәҗәгать итте.
«Укытучы һөнәренә иң яхшы чыгарылыш укучыларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән актив һөнәри ориентация эшен дәвам итү мөһим», – диде Миңнеханов.
Ул быел һәр муниципаль районда педагогик профильле класслар ачылганын әйтте. «Аларны тәмамлаучылар – профиль буенча максатчан белем алуга төп претендентлар», - дип ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз