news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Пасха бәйрәме белән тәбрик итеп видеокотлау урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Христосның яңадан терелүе бәйрәме белән тәбрик итеп видеокотлау урнаштырды.

«Кадерле дуслар, православие динен тотучыларның барысын да Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!» - дип язган республика җитәкчесе.

ТР Рәисе урнаштырган видеороликта Казанның Азино микрорайонында 2010-2015 елларда төзелгән изге кенәз Александр Невский гыйбадәтханәсенең тышкы һәм эчке күренешен күрергә мөмкин.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов, православие динен тотучы христианнарны Пасха белән котлап, бу бәйрәмнең «яхшылык һәм гаделлек тантана итүенә ышаныч чыганагы, киләчәккә өмет символы» булуын билгеләп үткән иде.

t.me/rustamminnikhanov/ видеосы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100