news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов парламентка юлламасын туган җир турында шигырь юлларыннан башлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасын шигырь юлларыннан башлады.

«Чыгышымны Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов ярты гасыр элек язган сүзләрдән башлыйсым килә», - дип мөрәҗәгать итте Президент Зур Концерт залында бара торган тантанада катнашучыларга.

Бер канатың була туган телең,

Бер канатың була туган җир;

Кошка гына түгел, кешегә дә

Канат кирәк була торгандыр.

Син чыннан да, илем, әкияттәге

Чабып барган атка охшаган.

Шушы ике канат бар чагында,

Киләчәккә, илем, ышанам.

«Туган тел, туган җир, рухи-әхлакый кыйммәтләребез, бай тарихи-мәдәни мирасыбыз, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык - бу кыйммәтләр һәрвакыт безнең төп горурлыгыбыз, сакчыл мөнәсәбәт предметы булачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot