news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов парламентка юлламасын гореф-гадәтләр әһәмиятен искәртүдән башлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасын татар телендә башлады. «Халкыбызның барлык буыннары мирасына таянып, бүген Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә. Без туган җиребездә яшибез һәм аның иминлеге хакына максатчан эшлибез», – диде республика җитәкчесе.

Ул хезмәттәшләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр ныгуын, яңа мөмкинлекләр эзләнүен билгеләп узды. «Гореф-гадәтләрне саклап, казанышларны арттырып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot