Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов паркларда контрольне көчәйтергә кушты
ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.
Иртәгә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең традицион бәйрәме – Питрау була. Татарстаннан һәм башка регионнардан күпсанлы катнашучылар көтелә. «Керәшеннәр республиканың күп районнарында яши, шуңа күрә бәйрәмдә активистлар һәм иҗат коллективларының катнашуын тәэмин итүдә ярдәм итү мөһим», – диде Татарстан Рәисе.
Моннан тыш, иртәгә Балтач районының Бөрбаш авылында XIX балалар мөселман Сабан туе узачак. Бу чаралар милли-мәдәни бәйрәмнәрнең язгы-җәйге циклын төгәлли. Миңнеханов Мәдәният министрлыгына һәм муниципалитетлар башлыкларына булган вакыйгаларга анализ ясарга һәм эшне камилләштерү буенча чаралар күрергә кушты.
21 июльдә Татарстан митрополиясендә Казан Мәрьям Ана иконасы пәйда булуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналар узачак. Патриарх Кириллның килүе көтелә.
Татарстан Рәисе шулай ук республика паркларында һәм скверларында тәртип саклауны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
«Соңгы елларда безнең тарафтан Парклар һәм скверлар, ишегалды территорияләрен яңартуга һәм төзүгә, тулаем алганда халыкка ял итү, мәдәни һәм башка ял итү чараларында катнашу өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирелде. Илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында 2015 елдан алып 10 ел эчендә безнең шәһәрләрдә һәм районнарда 34 млрд сумлык 450 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде. Барлык муниципаль берәмлекләргә дә яңа, сыйфатлы парклар, скверлар, барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган балалар мәйданчыклары бирелде», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитетларга бу киңлекләрне чиста һәм тәртиптә тотарга гына кала. Әмма кайбер муниципаль берәмлекләр бу бурычны үти алмады.
«Шәһәр һәм район башлыклары игътибарына: бу тулысынча сезнең җаваплылык зонасы. Комиссия тарафыннан ачыкланган барлык кисәтүләр кыска вакыт эчендә бетерелергә тиеш», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз