news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов паралимпияче Алексей Талай белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов паралимпияче Алексей Талай белән очрашты

Татарстанда узган «Ел студенты» тантанасында кунак буларак паралимпияче, җәмәгать эшлеклесе, тренер һәм дүрт бала әтисе Алексей Талай катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында хәбәр итте.

«Гаҗәеп көчле ихтыярлы кеше!» - дип язган Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Алексей Талай белән күрешүенә шат булуын әйткән һәм аңа Татарстанда вакытын күңелле уздыруын теләгән.

Фото: https://max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot