Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Папа Францискның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан Рәисе һәм «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Рим Папасы Францискның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Кайгы уртаклашу телеграммасы Рим-католик чиркәвенең камерленгосы Кевин Фарреллга адресланган (бер понтификның вафатыннан соң һәм икенчесен сайлаганчы нәкъ менә камерленго Изге Тәхетнең суверены һәм Ватиканның суверен башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы санала – Т-и иск.).
«Рим Папасы Францискның вафат булуы турындагы хәбәрне Татарстан Республикасында тирән кайгы белән кабул иттеләр. Папа Франциск үз тормышын тынычлык, шәфкатьлелек һәм динара диалогка хезмәт итүгә багышлаган күренекле рухи лидер иде. Аның зирәклеге, кешелеклелеге һәм гаделлеккә омтылышы, нинди дин тотуларына карамастан, бөтен дөньядагы миллионлаган кешене рухландырган. Аның халыклар һәм мәдәниятләр арасында үзара аңлашуны ныгыту буенча тырышлыгы тарихта тирән эз калдырды», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
«2022 елда Бәһрәйнда Папа Франциск белән очрашуымны зур җылылык белән искә алам, анда ул Татарстанның милләтара һәм конфессияара татулык мәсьәләләрендә уңай тәҗрибәсе турында җылы сүзләр әйтте», – дип өстәде ТР Рәисе.
«Папа Францискның бакыйлыкка күчүе - Рим-католик чиркәве һәм бөтен дөньядагы дин тотучылар өчен гаять зур югалту. Аның мирасы безне изге эшләргә һәм тынычлыкка омтылуга рухландырсын», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз