news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстанда органнарны күчереп утырту буенча 800дән артык операция ясалган

Соңгы биш ел эчендә 160 мең Татарстан кешесенә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән. Трансплантология өлкәсендә органнарны күчереп утырту буенча 800дән артык операция үткәрелгән. «Болар медицина җәмәгатьчелеге хезмәте нәтиҗәсе», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык юллама белән чыгышында.

«Теләсә нинди җәмгыятьнең нигезе – милләт сәламәтлеге. Республика сыйфатлы һәм үтемле сәламәтлек саклау системасын эзлекле рәвештә үстерә», – диде ТР Рәисе. Ул 2020 елдан сәламәтлек саклау тармагы инфраструктурасы яңартылганы турында әйтте. 300дән артык хастаханә, сырхауханә, ФАПлар төзелгән, 586 медицина учреждениесе капиталь төзекләндерелгән. Моңа 50 млрд сум акча бүленгән. 40 мең берәмлек заманча медицина җиһазы кайтарылган. Болар республика халкы сәламәтлегенә бәһасез инвестицияләр булуын искәртте Миңнеханов.

Ул профилактик чараларга игътибар бирелүен әйтте. «Диспансеризация кысаларында соңгы биш ел эчендә саулыгы тикшерелгән кешеләр саны биш тапкыр артып, узган елда 1,5 млн кешегә җиткән. Эш урыныннан өзелмичә, 300 меңнән артык эшләүче гражданин предприятиеләрдә тикшерелгән», – диде Татарстан Рәисе.

Соңгы биш ел эчендә кан әйләнеше авыруларыннан үлем 15 процентка кимегән. Онкологик авыруларны башлангыч стадияләрендә ачыклау күрсәткече арткан.

Рөстәм Миңнеханов утырышка чакырылган табибларның басып күренүен сорады. Аларга рәхмәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot