Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Омск татар мәдәни оешмасына микроавтобус ачкычын тапшырды
Бүген Омск XXVI Федераль Сабантуеның рәсми ачылышы вакытында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ибирь» («Сибирь») татар милли – мәдәни автономиясе» Омск җирле иҗтимагый оешмасына газель – NEXT микроавтобусы ачкычларын тапшырды. Ачкычларны оешма рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Тамир Әлимбаев чыгып алды.
Бәйрәм ярышлар, җырлар, биюләр белән үрелеп бара. 80 иҗат коллективы һәм Россиянең 32 төбәгеннән һәм Казахстанның 4 өлкәсеннән кунаклар һәм катнашучылар килгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бәйрәмнең рәсми ачылышы вакытында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ибирь» («Сибирь») татар милли – мәдәни автономиясе» Омск җирле иҗтимагый оешмасына газель – NEXT микроавтобусы ачкычларын тапшырды. Ачкычларны оешма рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Тамир Әлимбаев чыгып алды.
Белешмә: «Ибирь» («Сибирь») татар милли – мәдәни автономиясе» Омск җирле иҗтимагый оешмасы 1997 елда оештырылган татар милли-мәдәни автономиясенең Омск шәһәр иҗтимагый оешмасының варисы.
«Ибирь» (Себер) татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен торгызу, саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек алып бара.
Автономия активистлары иҗат коллективлары составында «Бердәмлек» өлкә милли мәдәниятләр фестивале чараларында: Сабантуй бәйрәмендә, татар халкы мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татар җыры», «Яңа йолдыз» конкурсларында, Россия көненә багышланган «Россия — ул без!» форумында, туй йолаларының милләтара фестивалендә, Нәүрүз бәйрәмендә катнашалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз