news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Өлкәннәр көнендә олы буын кешеләренә рәхмәт әйтергә өндәде

Халыкара өлкәннәр көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын өлкәннәргә рәхмәт сүзләре белдерергә өндәде. Бу хакта Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» аккаунтында язган.

Фото: t.me/rustamminnikhanov

«1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм – өлкән буынга рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән форсат», – дип язган Татарстан Рәисе.

Фото: t.me/rustamminnikhanov

«Илебездә өлкән кешеләргә һәрвакыт зур хөрмәт белән карыйлар. Аларның һәрберсе безнең кайгыртуны һәм игътибарны тоярга тиеш», – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.

Фото: t.me/rustamminnikhanov

Баштарак Татарстан Рәисе Өлкәннәр декадасы барышында ветераннарны хөрмәтләүне оештырырга йөкләмә биргән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot