news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкән буынга зирәклекләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт», – дип язган ул телеграм-каналында.

Республика лидеры билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм – чын күңелдән рәхмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп.

Видео: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

Өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1990 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган. Төп максат – өлкән яшьтәге кешеләр очраша торган проблемаларга игътибарны җәлеп итү һәм аларның җәмгыять үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтү.

news_right_1
news_right_2
news_bot