news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов өч министрга чүп чыгару мәсьәләсен хәл итәргә йөкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында шимбә киңәшмәсендә татарстанлыларның каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләре саны артуы турында белдерде. Видео республика җитәкчесе сайтында чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

«Республика кешеләреннән чүп чыгару һәм стихияле чүплекләр барлыкка килү турында шикаятьләр саны арту күзәтелә. Бу яз көне һәрвакыт була. Моны җиңәргә кирәк», - диде республика җитәкчесе.

Ул Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка проблеманы хәл итү белән бергә шөгыльләнүне сорап мөрәҗәгать итте.

Оешмалар, операторлар чакырырга, барысына да бурычлар куярга. Экологлар да, урманчылар да килешеп бу эшне оештырырга тиеш», - диде Татарстан Рәисе.

Марат Айзатуллин үз докладында, шимбә өмәләре һәм территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында чаралар үткәрелү, халык йорт биләмәләрен җыештыру нәтиҗәсендә контейнер мәйданчыкларында, алар янәшәсендә чүп-чар күләме артуы турында хәбәр итте. Төбәк операторларына санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп, контейнер мәйданчыкларыннан каты көнкүреш калдыкларын үз вакытында чыгаруны тәэмин итәргә кирәк, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100