Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ни өчен 99нчы номерны спорт контекстында куллануын аңлатты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рубин» клубы спортчылары һәм тренерлары белән очрашуда команда капитаны Олег Ивановтан исемле футболка алды һәм спорт белән бәйле мәсьәләләрдә ни өчен 99нчы номерны куллануын аңлатты.
Видеоны Telegram-каналга ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова урнаштырган.
Олег Иванов Рөстәм Миңнехановның ни өчен «һәрвакыт 99нчы номер астында чыгыш ясавы» белән кызыксынды. ТР Рәисе аны автоузышлар белән шөгыльләнгән вакыттан бирле файдалануын әйтте.
Миңнеханов сүзләренчә, моңа шундый ук номерны танылган Канада хоккейчысы Уэйн Гретцкиның куллануы да йогынты ясаган. «Күрдем дә, уңышлы номер дип уйладым», - дип аңлатты Татарстан Рәисе ярым шаяртып.
t.me/galimovatatarstan видеосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз