news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Нефтьче көнендә һөнәри осталык бәйгесен югары бәяләде

Рөстәм Миңнеханов Нефтьче көнендә һөнәри осталык бәйгесен югары бәяләде
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Әлмәттә Нефтьчеләр көне уңаеннан үткәрелгән тантанада иң кызык өлеше һөнәри осталык бәйгесе булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында язган.

«Чарада иң кызыклысы — һөнәри осталык бәйгесе. Быел 680 катнашучы гариза биргән: бораулаучылар, скважина ремонтлаучылар, слесарьлар, операторлар. Катнашучыларга уңышлар! Ә киләчәк һөнәрне сайлаган балалар өчен яхшы үрнәк! Барлык нефтьчеләрне бәйрәм белән!» — дигән Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефтьчеләр көне һәм шәһәрнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналарда катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100