news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Нефть химиясе – безнең республиканың үсеш ноктасы

Нефть химиясе сәнәгате – Татарстанның үсеш һәм алгарыш нигезләренең берсе, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе»нең Боз сараенда.

«Безнең Үсеш стратегиясе-2030 нигезендә, нефть химиясе – республика үсешенең иң мөһим нокталарының берсе. Һәм без бу юнәлештә барабыз», – диде республика җитәкчесе. Әлеге фикерен ул Түбән Камада Химиклар көне бәйрәмен ачу тантанасында чыгышында әйтте.

Миңнеханов искәртүенчә, хәзер нефть химиясе төбәктә барлык сәнәгать продукциясенең 40 процентын җитештерә. Ул шулай ук Татарстан Республикасының барлык тармактагы партнерлары билгеләнгән барлык планнарны тормышка ашырасына ышаныч белдерде.

«Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм һәм илебезнең чәчәк атуын телим. Һәм монда сезнең өлешегез бик зур булачак», – диде Татарстан Президенты, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп.

Республика җитәкчесе шулай ук мактаулы бүләкләр тапшырды һәм тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган химигы» исемен бирү турында игълан итте.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм чарасының югары дәрәҗәдә оештырылуын аерым билгеләп үтте. «Бу көнне бизәгән әлеге искиткеч тамашаны һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтмичә кала алмыйм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100