news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

1 сентябрь – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

«Татарстанның нефть тармагы күп еллар дәвамында республиканың көч-куәте һәм байлыгы символы булып тора. Аның ярдәмендә бик күп инфраструктура һәм социаль проектлар гамәлгә ашырыла, илебезне үстерүнең стратегик максатларына ирешелә.

Бүген, катлаулы геосәяси шартлар хөкем сөргән бер мәлдә, республикабыз компанияләре, шул исәптән нефть-газ-химия комплексы флагманы – Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыяте эзлекле үсешен дәвам итә, җитештерү эшчәнлегенә заманча технологияләр һәм цифрлы чишелешләре кертеп, технологик лидерлыкка ирешеп килә.

Боларның барысы да дистәләрчә мең нефтьче-газчының һәм, әлбәттә инде, бәһаләп бетергесез тәҗрибәсен тапшырган, нефть-газ секторын алга таба үстерүгә нык нигез салган тармак ветераннарының югары дәрәҗәдә профессионализмына, фидакарь хезмәтенә һәм эшкә тугрылыгына бәйле.

Сезгә авыр, әмма бик мөһим эшегездә уңышлар, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!» диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot