news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Нефть, газ, химия комплексы - Татарстан икътисадының нигезе

Рөстәм Миңнеханов: Нефть, газ, химия комплексы - Татарстан икътисадының нигезе
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә территориясендә Татарстан нефть-газ химиясе форумының халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте үәбәр итә.

Утырыш «Технологик лидерлык һәм тотрыклы үсеш: нефть-газ тармагының киләчәге өчен инновацион алымнар һәм чишелешләр» темасына багышланды. Форумда катнашучыларга Россия Энергетика министры Сергей Цивилев видеомөрәҗәгать юллады.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика тәҗрибәсен тәкъдим итте. Нефть, газ, химия комплексы - Татарстан икътисадының лидеры һәм нигезе, дип ассызыклады ул. 2025 елда республикада 34 млн 450 мең тонна нефть чыгарылган, ике эре объектта 23 млн 220 мең нефть эшкәртелгән. Эшкәртү тирәнлеге 99 проценттан артык. Шулай ук Татарстан — полиэтилен буенча эре җитештерүче - республика Россия базарының 26 процентын алып тора. Синтетик каучуклар буенча - 44 процент. Йөк шиналары буенча - 60 процент. Ә Россиядә карбонат безнең республикада гына җитештерелә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Узган ел Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре тарафыннан 2 трлн 870 млрд сумлык продукция җитештерелгән. Ә җитештерелгән продукциянең бөтен күләме - 6 трлн 35 млрд. Нефть-газ химиясе комплексы бездә җитештерелгән продукциянең яртысын диярлек тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренчә, бүген лидерлык барыннан да элек үз технологияләреңне булдыру, инновацияләр кертү һәм тотрыклы үсеш тәэмин итү сәләтен аңлата. Моның өчен Татарстанда югары уку йортларындагы алдынгы инженерлык мәктәпләре нигезендә бербөтен инженерлык экосистемасы даими рәвештә үсә. Алар яңа буын инженер кадрларын әзерләүнең төп драйверларына әверелде.

«Безнең алдынгы инженерлык мәктәпләрендә уртак белем бирү программалары гамәлгә ашырыла, заманча лабораторияләр төзелә, тармакның конкрет технологик бурычлары өчен кадрлар әзерләү алып барыла. Мондый алым безгә ышанычлы рәвештә алга барырга, нефть-газ өлкәсендә лидерлык позицияләрен саклап калырга һәм бөтен илнең технологик үсешенә саллы өлеш кертергә мөмкинлек бирә», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе Александр Трембицкий Татарстанның сәнәгать иминлеге өлкәсендәге эшен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Ә аварияләр кимү динамикасы илдә иң яхшыларның берсе булып тора.

Утырыш барышында шулай ук нефть-газ өлкәсенең төрле аспектлары һәм технологияләре турында чыгышлар тыңланды. Кооперацияләрне үстерү, ятмаларны эшкәртү һәм чимал базасын торгызу мәсьәләләренә кагылдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot