Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Нэфис Косметикс»ка «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен бирде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты – «Нэфис Косметикс» акционерлык җәмгыятенә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен бирү турындагы карарны имзалады. Шундый эчтәлектәге документ Президент порталында урнаштырылган.
Әлеге исем предприятие хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертүләре, массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен бирелде. Сугыш елларында ул хәрби һәм гражданнар өчен продукцияне өзлексез җитештерүне тәэмин итте, диелә карарда.
Искәртеп узабыз, май аенда Рөстәм Миңнеханов 14 фабрикага һәм заводка «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем бирү турындагы карарны имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз