news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Навои шәһәрендә алюминий профиль җитештерү предприятиесендә булды

Рөстәм Миңнеханов Навои шәһәрендә алюминий профиль җитештерү предприятиесендә булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навои шәһәрендә Benkam alu extrusions алюминий профиль җитештерү предприятиесендә булды. Республика җитәкчесенә җитештерү процессын күрсәттеләр, продукцияне сату географиясе хакында сөйләделәр.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, әлеге предприятие Үзбәкстанның Навои шәһәрендәге ирекле икътисади зонада урнашкан. Заводның җитештерү куәте елына 40 мең тонна әзер продукция тәшкил итә.

Миңнеханов махсус зонада Hayat Power Cables кабель җитештерү предприятиесендә дә булды. Әлеге заводның җитештерү куәте елына металл авырлыгы буенча 4,2 мең тонна кабель эшләнмәләре тәшкил итә, шуның 3 мең тоннасы – бакыр, 1,2 мең тоннасы – алюминий.

news_right_1
news_right_2
news_bot