news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Навои өлкәсе хокиме белән уртак проектлар хакында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов Навои өлкәсе хокиме белән уртак проектлар хакында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навои өлкәсе хокиме Нормат Турсунов белән очрашты. Яклар Навои территориясендәге уртак проектлар, шул исәптән «КИП-Мастер» проекты хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Татарстан Россия белән Үзбәкстан арасындагы үзара бәйләнешне активлаштыруда ярдәм күрсәтергә әзер. Узган ел товар әйләнеше 370 миллион доллар тәшкил итте», - дип белдерде республика җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, төбәкара хезмәттәшлек Россия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан лидеры Шәүкәт Мирзиеев тарафыннан зур хуплау таба.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100