Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Наил Магановка: Абыегызның һәлак булуы тетрәндерде
Равил Маганов Россиянең нефть тармагында танылган профессионал, зур белгеч, җитәкче иде. Ул туган төбәген дә беркайчан да онытмады. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Татнефть» генераль директоры Наил Магановка – һәлак булган Равил Магановның бертуган энесенә юлланган телеграммасында әйтелә.
«Абыегыз Равил Өлфәт улы Магановның көтмәгәндә һәлак булуы турындагы хәбәр тетрәндерде. Аның китүе – сезнең өчен, бөтен гаиләгез өчен зур кайгы, Татарстан Республикасы, бөтен ил өчен авыр югалту», – дип билгеләп үтте Татарстан җитәкчесе.
Ул Равил Магановның үз гомерен илнең нефть тармагын үстерүгә багышлавын, күп еллар «Лукойл» топ-менеджментында – дөнья дәрәҗәсендәге компаниядә эшләвен искәртте.
«Абруйлы җитәкче, энергияле һәм максатчан кеше, ул һәрвакыт туган республикасына тугры калды, камил компетенция һәм эшкә сәләтлелекнең, үз тормышына уңай, һичшиксез позитив мөнәсәбәтнең ачык мисалы булды. Равил Маганов татарстанлыларның хәтерендә шулай кала», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Магановның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты һәм аларга бу фаҗиганы уздырып җибәрергә көч һәм ныклык теләде.
- Бүген Мәскәүдә «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясенең директорлар советы рәисе Равил Маганов мәете табылды. Аңа 67 яшь иде. Кайбер матбугат чаралары мәгълүматы буенча, ул Үзәк клиник хастаханәнең 6 нчы катындагы тәрәзәдән җиргә төшкән. Фаҗига Мәскәү вакыты белән якынча 7.30 сәгатьтә булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз