Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мьянма министрлары белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мьянма финанс һәм керемнәр министры Кан Зо һәм сәнәгать һәм кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше министры Чарли Тан белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Татарстанда кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга форумда катнашулары һәм ике яклы багланышларны үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Ул 2013 һәм 2022 елларда Мьянмада булуын искә төшерде, шулай ук ил җитәкчелегенә сәламләү сүзләрен тапшыруын сорады.
Ул Россия-Мьянма мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Мьянма арасындагы хезмәттәшлек үсешенең әһәмиятен ассызыклады һәм якларның товар әйләнешен арттыру һәм икътисади багланышларны киңәйтү өчен потенциалы барлыгын өстәде.
Миңнеханов шулай ук Татарстан компанияләренең Мьянма партнерлары белән эшләү тәҗрибәсе барлыгын билгеләп үтте.
«Бездә нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр алга киткән», – дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренчә, республика экспортны киңәйтүне, инвестицияләр җәлеп итүне һәм предприятиеләрнең тышкы базарлардагы позицияләрен ныгытуны максат итеп куя.
Очрашуда шулай ук мәдәни, фәнни-мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз