news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларның Татарстан үсешенә керткән өлешен бәяләде

Муниципалитетлар Татарстанның уңышлы үсешенә зур өлеш кертә һәм заман куйган теләсә нинди сынауларны җиңеп чыгарга булыша. Мондый нәтиҗәләргә муниципаль органнарның гражданнар белән көндәлек эшләве ярдәмендә, кешеләр һәм аларның сораулары белән турыдан-туры элемтәдә торырга мөмкинлек биреп, ирешеп була. Бу хакта ТР Муниципаль берәмлекләр Советы съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, җирле үзидарәнең роле бәяләп бетергесез.

«Тормыш нинди генә авыр бурычлар куйса да, аларның шактый өлешен нәкъ менә урыннарда хәл итәргә туры килә. Соңгы ике ел эчендә муниципалитетлар пандемиянең катлаулы шартларында эшләде, иң кискен мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнар белән эшләүнең алдынгы линиясендә булды», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген заман куйган төп таләп булып махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле шартларда бурычларны үтәү тора.

«Махсус операция белән бәйле вакыйгалар кешеләрнең тормышына, икътисади хәлгә бик нык тәэсир итә һәм бездән җайга салынган гамәлләр һәм адекват карарлар таләп итә. Һичшиксез, без килеп чыккан барлык кыенлыкларны һәм проблемаларны уңышлы җиңәчәкбез. Илебезнең күпмилләтле халкының берлеге һәм бердәмлеге моңа ышаныч бирә», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов съездда катнашучыларга.

Аның сүзләренчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләре махсус операция максатларына ирешүгә лаеклы өлеш кертә.

«Моннан тыш, муниципалитетлар битараф булмаган гражданнар һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең актив катнашуы белән бергә хәрби частьләргә һәм безнең хәрбиләргә ярдәм итү, шулай ук ДНР һәм ЛНР, шул исәптән Лисичанскига гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкара», – дип искәртте ТР Президенты һәм муниципалитетларга әлеге мөһим миссияне оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Съездның эшлекле өлешеннән соң республика җитәкчесе муниципалитет вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук автотранспортка һәм мәктәп автобусларына сертификатлар тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot