news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мортаза Рәхимовның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка республиканың Беренче Президенты Мортаза Рәхимов вафаты уңаеннан хөкүмәт телеграммасы юллады. Анда ул Рәхимовның барлык туганнарына һәм якыннарына Татарстан халкы һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Якты, масштаблы шәхес, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм башкорт халкы тарихының тулы бер чоры аның исеме белән бәйле булган абруйлы җитәкче тормыштан китте. Төптән үзгәрешләр булган иң катлаулы чорда республиканы җитәкләп, ул туган ягы язмышы өчен җаваплылыкның авыр йөген үз өстенә алды, тирән сәяси, икътисади һәм социаль үзгәртеп коруларны башкару өчен иҗтимагый көчләрне берләштерде, төбәкнең төрле яклап үсешен тәэмин итте. Башкортстанның күпмилләтле җирендә тынычлык һәм татулыкны саклап калды», – диелә телеграммада.

Соңгы көннәренә кадәр Рәхимовның белеме һәм тәҗрибәсе, көчле рухы һәм иҗади тырышлыгы туган Республикасы һәм гражданнар файдасына юнәлдерелде, диде Татарстан Президенты.

«Тугандаш Башкортстан халкының авыр кайгысын уртаклашабыз, тормыш иптәше Луиза Галимовнага, Мортаза Гобәйдулла улының барлык туганнарына һәм якыннарына сабырлык телибез. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, мәңгелек йокысы тыныч, урыны җәннәт түрендә булсын», – дип китерә ТР Президенты матбугат хезмәте телеграмма сүзләрен.

Искәртеп узабыз, Мортаза Рәхимов 88 яшендә вафат булды. Аның белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 13 гыйнварда, Уфадагы «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында узачак. Теләге булган һәркем 9.00-12.00 сәгатьтә республиканың Беренче Президенты белән хушлаша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100