Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек саны аеруча кимегән районнарны атады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек саны аеруча кимегән районнарны атады.
Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасының эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә әйтте.
«Татарстан традицион рәвештә илдә терлекчелек буенча лидер. Шул ук вакытта мөгезле эре терлек саны кимүе буенча тискәре вазгыять күзәтелә. Соңгы биш елда мөгезле эре терлек 17 процентка кимегән. Апас, Зәй, Кама тамагы, Яңа чишмә, Спас районнарында авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә аеруча начар вазгыять. Баш саны кимегән һәр муниципалитетта вазгыятьне тотрыкландыру өчен конкрет чаралар кабул итәргә кирәк, шул исәптән терлекчелек комплекслары төзелеше, кече хуҗалык формалары үсеше буенча», – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз