Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек баш санын арттыру бурычын искәртте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада мөгезле эре терлек баш санын арттыру бурычын искәртте. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.
«Татарстан – терлекчелек төбәге. Мөгезле эре терлек саны буенча республика илдә алдынгы булса да, аерым муниципалитетларда фермалар ябылуы һәм терлек баш саны кимүе күзәтелә. Район-шәһәр башлыкларын, инвесторлар белән берлектә, эш урыннарын саклап калу, мөгезле эре терлек баш саны буенча агымдагы ел башындагы күрсәткечкә чыгуны сорыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча системалы эш кору мөһимлеген билгеләп узды. «Уңышлы мисал – сөт эшкәртү: әле биш ел элек кенә республика предприятиеләре төбәктә савыла торган сөтнең 50 процентын гына эшкәртә иде, бүген бу күрсәткеч 91 процент тәшкил итә», - диде.
Рөстәм Миңнеханов кече хуҗалык формаларына ярдәм итү өчен ел саен 2 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртте. Бу 20 ләп төрле чара. «Халык белән системалы эш Балтач районында төзелгән, анда һәр гаилә диярлек сыер асрый. Әтнә, Чүпрәле, Спас районнарында һәр икенче гаилә сыер тота. Без алга таба да авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип белдерде Президент.
Ул залга авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүче фермерлар чакырылганын әйтте. Бу Тукай районыннан Ренат Ханов, Зәй районыннан Мөнир Туктаров, Лаеш районыннан Виктор Кормачев, Яңа Чишмә районыннан Җәлил Гайфетдинов, Спас районыннан Радик Ибраһимов, Тукай районыннан Эдуард Гәрәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз