Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты Абдел Фәттах әс-Сиси белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты Абдел Фәттах әс-Сиси белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Мисыр башлыгы, Миңнехановны сәламләп, Россия Президенты Владимир Путинга җылы мөнәсәбәттә булуын һәм Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләрне югары бәяләвен билгеләп үтте. Ул шулай ук Казанны 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү белән котлады һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде.
Әс-Сиси сүзләренчә, Мисыр Татарстан белән сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, мәгарифтә һәм туризмда хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер. Ул Миңнехановның Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлешен югары бәяли.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Мисыр элемтәләре үсешенә сизелерлек өлеш кертә, бу хакта товар әйләнеше үсеше дә сөйли: соңгы биш елда ул 8,5 тапкырга арткан һәм узган ел нәтиҗәләре буенча 230 млн долларга җиткән.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Республика Рәисе искәрткәнчә, Мисыр белән Татарстанның берничә эре сәнәгать предприятиесе хезмәттәшлек итә, әмма багланышлар потенциалы югары булып кала. Перспектив юнәлешләр арасында ул агросәнәгать комплексын, автомобиль төзелешен, сәламәтлек саклауны һәм IT-тармакны атады.
Миңнеханов шулай ук цифрлаштыру, технопарклар һәм махсус икътисади зоналар үсеше өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзер булуы турында хәбәр итте.
Гуманитар хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, ул үзенең Мисыр Президенты карары нигезендә ачылган КФУның Каһирәдәге филиалына визиты турында сөйләде. Татарстан Рәисе ил җитәкчелегенә әлеге проектны үстерүгә игътибар бирүе өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз