Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мисыр делегациясе белән очрашу уздырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Сөйләшүләр ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Мисыр делегациясе Татарстанга танышу визиты белән килде. Сәфәр кысаларында кунаклар республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булды, шулай ук икътисади һәм инновацион потенциал белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда яклар алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Аерым алганда, Татарстан Мисырга сәнәгать продукциясенең киң спектрын, машина төзелеше продукциясен дә кертеп, экспортны киңәйтү белән кызыксына.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Мисыр арасында товар әйләнеше арткан.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында алып барыла торган масштаблы эш турында сөйләде.
Казан, республика башкаласы буларак, даими рәвештә халыкара дәрәҗәдәге чаралар мәйданчыгына әверелә бара, дип билгеләп үтте ул. Әйтик, 2026 елда шәһәр ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын ала. Бу вакыйгага зур программа планлаштырылган, һәм Рөстәм Миңнеханов Мисыр вәкилләрен чараларда катнашырга чакырды.
Очрашу азагында Татарстан Рәисе Россия һәм Мисыр Гарәп Республикасы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен Татарстан-Мисыр элемтәләрен алга таба үстерүгә әзер булуын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз