news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мирзиёевка «Дуслык» ордены тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Мирзиёевка «Дуслык» ордены тапшырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда БРИКС саммиты кырларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Алар Үзбәкстанда гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында фикер алышты, дип белдерде Галимова.

Татарстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүгә керткән зур өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиёевка «Дуслык» ордены тапшырды.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot