news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең туган көне уңаеннан видео урнаштырды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды. Бүген аңа 86 яшь тулды.

 

Фото: © Владимир Васильев фотосы

«Татарстан халкының Минтимер Шәрип улына карата мәхәббәте аңлашыла. Республикабызның формалашуы нәкъ менә аның исеме белән бәйле», - дип искәртте ТР Президенты үзенең телеграм-каналында.

Ул Минтимер Шәймиевкә игътибары, киңәшләре һәм Татарстанга чын күңелдән тугры булганы өчен рәхмәт белдерде.

Видеода Шәймиевнең төрле елларда төшерелгән фотолары белән танышырга мөмкин, шулай ук аның Татарстанның беренче лидеры, ТР Дәүләт Киңәшчесе вазифасындагы, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын оештыру инициаторы һәм аның попечительләр советы рәисе сыйфатындагы төп казанышлары бәян ителә.

«Шуңа күрә дә борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге яңадан торгызылды, Болгар ислам академиясе төзелде һәм Казан Изге Ана иконасы чиркәвенә реставрация ясалды, «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары сафка бастырылды, - дип санап үтелә роликта. – Аның тормыш фәлсәфәсе нәкъ менә шуннан гыйбарәт».

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100