Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Минскига халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром.Беларусь» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен килде, ул бүген Минскида уза. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беларусь башкаласының халыкара аэропортында аны Беларусьның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Миңнеханов килүгә BELEXPO Халыкара күргәзмә үзәгенә юнәлде, анда күргәзмәнең төп чаралары уза. Аның программасында Беларусь җитәкчелеге белән сөйләшүләр һәм Казахстаннан хезмәттәшләре белән очрашулар каралган. Моннан тыш, ул «Иннопром.Беларусь» күргәзмәсенең төп пленар сессиясендә чыгыш ясаячак.
«Иннопром-2025» кысаларында Татарстан стендында «Татспиртпром», ICL сервис, «Эйдос» компанияләре һәм республиканың башка предприятиеләре тәкъдим ителгән.
Видео: Лилия Галимованың Телеграм-каналыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз