news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Минск шәһәрендә «Тәмле Казан» фестивалендә булды

Рөстәм Миңнеханов Минск шәһәрендә «Тәмле Казан» фестивалендә булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минск шәһәрендә Казан көннәре кысаларында уза торган «Тәмле Казан» фестивалендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч көн дәвамында фестиваль мәйданчыкларында гастрономия зоналары эшли, һөнәрчеләр продукциясе күргәзмәсе, мастер-класслар, эшлекле форум һәм концерт программасы уза.

Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Минск һәм Белоруссия җитәкчелегенә чараны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, делегация Татарстан тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләргә, социаль һәм икътисади өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук кунакларны милли ашлар һәм гореф-гадәтләр белән таныштырырга килгән.

Шулай ук, Татарстан Рәисе сүзләренчә, Минск – бай тарихи мираслы һәм көчле характерлы кешеләр белән аерылып торган шәһәр.

Ул яклар арасындагы хезмәттәшлек үсәчәгенә һәм яңа проектлар, мөмкинлекләр барлыкка килүгә китерәчәгенә ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot