news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме мизгеле сурәтләнгән видео күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме мизгеле сурәтләнгән видео күрсәтте
Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәменнән видеокадрлар күрсәтте. Чара кичә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узды.

«Кичә Казанда «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме булды. Авиация белән мавыккан олылар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы чаралар үткерелде», - дип язган ул telegram каналында куелган роликка.

Бәйрәм Татарстанда 11 ел үткәрелә. Кунаклар өчен авиашоу, парашютчылар чыгышлары һәм бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Чара зур бәйрәм салюты белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot