news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Мигрантлар ил территориясендә адашып йөрүче атом хәлендә булмаска тиеш

Рөстәм Миңнеханов: Мигрантлар ил территориясендә адашып йөрүче атом хәлендә булмаска тиеш
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә мигрантларга бәйле вазгыять хакында фикерен белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.

«Хәзерге геосәяси вазгыятьтә террорчылык һәм экстремизм – төп куркынычларның берсе. Аларга каршы көрәш бер генә минутка да туктарга тиеш түгел. Республикада иҗтимагый-сәяси вазгыятьне какшату омтылышларына юл куймаска кирәк. Сез дөрес әйттегез - без мигрантлар белән эшләргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгы Валерий Липскийга мөрәҗәгать итеп.

«Без мигрантлар белән эшләргә тиеш. Безгә мигрантлар белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Алар илебез территориясендә адашып йөрүче атом хәлендә булмаска тиеш», - дип искәртте Татарстан җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot