Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов мигрантларның балалары өчен рус теле буенча курслар оештырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мигрантларның балалары өчен рус теле буенча курслары кирәклеген әйтте. Бу турыда ул Иннополиста Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 3,1 меңнән артык мәктәп укучысы – мигрантлар балалары, шулай ук 22,4 меңнән артык чит ил студенты белем ала.
«Рус телен начар белгән барлык укучылар һәм студентлар өчен аны өйрәнүне тәэмин итәргә, мигрантлар өчен адаптация курслары оештырырга кирәк. Ничек сез баланы мәктәпкә кертмисез? Кайда укырга тиеш ул? Телне белмәвенә ул гаеплемени? Өйрәнер. Теләсә кайсы бала өч-дүрт ай эчендә тел өйрәнә. Бернинди куркыныч та юк. Бу бит бала, ул гаепле түгел моңа. Аларга сак карарга кирәк. Миграция төбәкне хезмәт ресурслары белән тәэмин итә. Без аннан башка булдыра алмыйбыз, бу – хезмәт ресурслары», – диде ТР Рәисе.

Татарстан мәктәпләрендә ел саен 3 меңнән артык чит ил гражданы, аннары урта һөнәри уку йортларында һәм вузларда 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала.

- Быелдан мәктәпкә чит ил балаларын кабул итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер укырга кергәндә аларның Россия территориясендә яшәүләре законлы булуын расларга һәм рус телен белүгә тест узарга кирәк. Кабул итү кампаниясенең дүрт ае эчендә 173 гариза биргән баланың 151 – тестны уңышлы язган. Бу җәһәттән рус теле буенча интенсив курслар оештырылган. Бу эш дәвам итүен дә билгеләде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз