news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов медицина ярдәме сыйфаты кимегән районнарны атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында медицина ярдәме сыйфаты кимегән районнарны билгеләп узды.

«Сәламәтлек саклау системасының мөһим өлеше беренчел звено санала. Элеккечә кадрлар җитмәү проблемасы бар. Бу булган хезмәткәрләрнең эш йөкләнеше артуга китерә, монысы, үз чиратында, медицина сыйфатына тискәре тәэсир итә. Медицина ярдәме сыйфаты кимү мәсьәләсе Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама районнарында аеруча кискен тора», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, район башлыклары белән берлектә, бу мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертүен сорады.

«Кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Аны саклау бурычын без чын профессионалларга гына ышанып тапшыра алабыз. Табиб – зур фидакарьлек таләп итүче һөнәрләрнең берсе.

Медицина хезмәткәренең бер җылы сүзе, бер елмаюы да дәвалау сәләтенә ия», - диде Татарстан Рәисе. Ул медицина оешмалары коллективларына көндәлек фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов республикада медицина ярдәме системасын яңарту, югары медицина технологияләренә өйрәнү, трансплантация, балалар тууны арттыру, гомерне озайту буенча күләмле эш башкарылганын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100