news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде

Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлауны ул Телеграм-каналына куйды.

«Бүген медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә! Бу көн - көн саен сәламәтлегебез сагында торучы һәм кешеләрнең гомерләрен саклап калучыларга ихлас рәхмәт белдерүнең тагын бер сәбәбе», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык вәкилләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.

Медицина хезмәткәре көне ел саен июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ул 1980 елның 1 октябрендә СССР Югары Советы Президиумының «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» карары белән билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot