news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган видео күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган видео күрсәтте
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Медицина хезмәткәре көне белән котлады һәм бу һөнәргә багышланган видеоролик куйды.

«Кадерле медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Озын һәм бәхетле гомер, ныклы сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим», - дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

«Кадерле дуслар, сезгә зур җаваплылык йөкләнгән — кеше сәламәтлеген һәм тормышын саклап калу күп очракта сездән тора. Авыр хезмәтегезгә тугры, кайгыртучан булуыгыз өчен рәхмәт!» - дип өстәгән Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов куйган видеосюжетта кыз бала медицина белгечлеге алу турында уйлана. Ул әтисе кебек хирург яки әнисе кебек терапевт була ала. Шулай ук бабасы кебек медицина фәнен укыта яки әбисе кебек фельдшер булып эшләргә мөмкин. Ахырда кыз бала әлегә курчакларын гына дәвалый алуын, ә киләчәктә медик булачагын белдерә.

Видео: t.me/rustamminnikhanov/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100