Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәхтүмколый Фраги һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәхтүмколый Фраги һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, бүген Ашхабадта «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумының төп чаралары уза. Форум әдәби төрекмән теленә нигез салучы, 1724 елда туган фәлсәфәче һәм шагыйрь Мәхтүмколый Фраги тууга 300 ел тулуга багышланган.

Шагыйрьнең иҗаты шигърияттә сөйләм теле ролен үстерергә ярдәм иткән. Аның әсәрләрен музыкантлар һәм әкиятчеләр телдән тапшырган, аларны XIX гасырның беренче яртысында гына бастырып чыгара башлыйлар.
Моңарчы хәбәр ителгәнчә, форумда Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов Россия лидеры Владимир Путинны шагыйрьнең юбилее хөрмәтенә медаль белән бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз