news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов махсус операциядәге сугышчыларны бүләкләү турында сөйләде

Рөстәм Миңнеханов махсус операциядәге сугышчыларны бүләкләү турында сөйләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядәге Татарстан сугышчыларын бүләкләү турында сөйләде. Бу турыда ул үзенең Max каналында хәбәр итә.

ТР Рәисе сүзләренчә, республика делегациясе махсус хәрби операция уздыру зонасында эшен дәвам итә һәм солдатлар белән чираттагы очрашу барышында батырлык күрсәткән сугышчыларны ТР Дәүләт бүләкләре белән бүләкләде.

«Татарстанның батыр улларына дан!» – дип язган Миңнеханов.

Видео: Рөстәм Миңнехановның Max каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot