news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Махсус Олимпиада уеннарында катнаша торган Татарстан командасы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашучы республика җыелма командасы белән очрашты. Ярышларны ачу тантанасы бүген «Казан Экспо»да узды. Татарстан Президенты яшьләр белән аралашты һәм аларга уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнехановны Россия Спорт министры Олег Матицин, Россиянең Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. Очрашуда шулай ук яшь спортчыларның тренерлары һәм ата-аналары катнашты, алар республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары 21 гыйнвардан башлап ун җәйге һәм сигез кышкы спорт төре буенча уза. Ярышлар Белоруссиядән һәм Россиянең 59 төбәгеннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1,5 меңнән артык спортчыны берләштерә.

Рөстәм Миңнеханов ярышларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100