news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджеры турында: Илебездә башкасы юк һәм булмаячак та

Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджеры турында: Илебездә башкасы юк һәм булмаячак та
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта республика Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында MAX мессенджеры турында үз фикерен белдерде.

«Әлбәттә, MAX буенча аерым әйтәсем килә. Илебездә башкасы юк һәм булмаячак та», - диде Миңнеханов.

Рәис фикеренчә, әлегә федераль ярдәм бар, шуңа күрә бу мессенджерны мөмкин кадәр үстерергә кирәк.

Коллегия утырышында Татарстанның MAX мессенджерын кертү буенча беренче өчлеккә керүе билгеле булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot